2026 елның җәйге чорында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан шәһәр яны лагерьларында балаларның ялын оештыруга җәмәгать контроле гамәлгә ашырыла. Игътибар яшәү, туклану, куркынычсызлык, тәрбия һәм белем бирү программалары эчтәлеге шартларын бәяләүгә юнәлтелгән.
Мониторинг кысаларында «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексына һәм «Мирас-Наследие» этномәдәни лагеренда булдылар. Республика һәм Россиякүләм олимпиадаларында җиңүчеләр ял итә торган «Дуслык»та матди-техник яктан яхшы тәэмин ителү, биш тапкыр туклану, уку кабинетлары, спорт мәйданчыклары һәм инклюзив белем бирү өчен шартлар булуы билгеләп үтелә.
Республиканың беренче этномәдәни лагере булган «Мирас-Наследие»да Идел буе халыклары мәдәнияте белән танышу өчен мохит булдырылган: балта остасы бүлмәсе, тегү һәм чүлмәк ясау остаханәләре, бау шәһәрчеге эшли һәм катамараннарда йөреп була.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ял итү шартлары билгеләнгән таләпләргә туры килә дип танылды. Балаларның туклануы, медицина ярдәме күрсәтү һәм ял итү дәрәҗәсе югары. Балалар һәм ата-аналар уңай бәя бирәләр. Мониторинг бөтен җәйге сезон дәвамында дәвам итәчәк.
Балаларның ялын оештыру мәсьәләләре буенча, шулай ук кире элемтә өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линиясе» эшли. Ул 24 июльдә 14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр булачак. 8 (800) 350-44-72 телефоны буенча, сайтыбыздагы Интернет-кабул итү бүлмәсе аша яисә сылтама буенча кереп мөрәҗәгать итәргә мөмкин.