Аксубайда урта һөнәри белем бирүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

29 майда ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе рәисе Тамара Федорова урта һөнәри белем бирү хезмәткәрләренең кадрлар суверенитетына һәм республика икътисадында урта һөнәри белем бирү системасының роленә багышланган секция утырышында катнашты. Утырыш йомгаклары буенча урта һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Чара «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺББУ базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында үткәрелде. Катнашучылар кадрларга ихтыяҗ буенча фаразлар, республикада яңа кластерлар булдыру, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең Татарстан икътисадының предприятиеләре һәм реаль секторы белән үзара бәйләнеше, шулай ук «Работа в России» бердәм цифрлы платформасын кулланып эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов, Аксубай муниципаль районы башлыгы Алмаз Мингулов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары һәм директор урынбасарлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International