Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2025 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырышта ведомство хезмәткәрләре, Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзалары, Иҗтимагый палата әгъзалары, фәнни һәм медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
6 февральдә ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясенең беренче утырышы булды. Катнашучылар комиссиянең эш планы һәм эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.
2026 елның 30 гыйнварында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның остазлык мәктәбе» проекты турында матбугат конференциясе булды.
2025 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында менталь тайпылышлары булган балаларга һөнәри юнәлеш бирү, урта һөнәри белем алу мөмкинлеге һәм киләчәктә аларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелде.
Инвалидлар декадасы кысаларында ТР Иҗтимагый палатасында «Турыдан-туры сора» дип аталган гражданнарны уртак кабул итү булды.
19 ноябрьдә Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты утырышы булды, анда депутатлар республикадагы демографик вәзгыять турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева һәм ТР Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы Маргарита Максимова катнашты.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан граждан җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантлары акчаларыннан файдаланып гамәлгә ашырылган «Чаралар турында чаралар» – Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмаларын үстерү буенча чаралар комплексы проектының нәтиҗәләре презентацияләнде.
2025 елның 5 сентябрендә ТР Иҗтимагый палатасында халыкара хәйрия көненә багышланган «Шәфкатьлелек маршрутлары – 2025» V Республика яшь экскурсоводларның юбилей конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
2025 елда Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясенә дәгъва кылу өчен документлар 29 сентябрьдә кабул ителә. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә премия бирү комитеты җитәкчесе-ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте.
30 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет һәм экспертлар төркеме утырышында 2025 елның 1 яртыеллыгында министрлыкның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру эшенә йомгак ясалды.