10 июньдә Лаеш районында «Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларының Интеллектуаль Сабан туе» эшлекле сессиясе булды, анда Татарстанның 20 муниципаль берәмлегеннән һәм Россиянең 20 төбәгеннән 140 катнашучы килде. Чара «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар остазлык мәктәбе» проекты кысаларында «Социаль эшмәкәрлек: коммерцияле булмаган оешмалар үсеше өчен инструментлар» өченче белем бирү курсының йомгаклау этабы булды.
Эшлекле сессия эшендә проектта катнашучылар һәм остазлар, ТР муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары җитәкчеләре, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.
.jpg)
Җыелучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
«Барлык иҗади инициативаларның аларны тәкъдим иткән оешмаларның гына түгел, ә бөтен җәмгыятьнең проектлары, дәүләт проектлары да булуы мөһим. Коммерцияле булмаган оешмалар –социаль үзгәрешләр драйверлары, алар дәүләт һәм бизнес бирә алмаганны алып килә. Без республикада шундый күп мисаллар күрәбез. Соңгы кыңгырауга кадәр барып җиткәннәрне котлыйм һәм бу вакыт дәвамында безнең белән булган партнерларга рәхмәт белдерәм. Ышанам ки, мондый очрашулар дәвам итәчәк – бу оешмаларыгыз оешу максатларына һәм Татарстанның чәчәк атуына хезмәт итә».
«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры, ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева чараны Сабан туе форматында үткәрелүнең символик булуын ассызыклады:
«Традицион милли бәйрәм Сабан туе чәчү эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә, ул бердәмлек бәйрәме. Безнең Интеллектуаль Сабан туе шулай ук өченче курсның яңа этабы тәмамлануны символлаштыра. Бу – белем бәйрәме, остазлык бәйрәме, иҗади идеяләр һәм яңа мөмкинлекләр бәйрәме. Безнең бәйрәм фикердәшләр армиясеннән – безнең сектордан һәм безнең партнерлардан башка булмас иде».
Эшлекле сессия программасына «Мировое кафе» («Аулак өй») форматындагы эш кертелгән иде, анда катнашучылар Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалар секторын якындагы өч елга үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләделәр, идарә итү күнекмәләрен үстерүгә «Карарлар Сабан туе» команда уены, шулай ук төркемле эш нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
Чара «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан ТР Иҗтимагый палатасы, «ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлегенең хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерү комитеты, «АК БАРС» банкы» ГАҖ корпоратив университеты һәм «Шәһәр мәгариф үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый учреждениесе ярдәмендә оештырылды. «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар остазлык мәктәбе» проекты 2023 елдан гамәлгә ашырыла. Квалификация күтәрү турында таныклыклар 2026 елның сентябрендә тапшырылачак.
