17 июньдә Питрәч районының Рус Казиле авылында храм каршындагы «Благовещение» православие социаль ярдәм үзәге базасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясенең күчмә утырышы булды.
Утырыш эшендә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары, шулай ук чакырылган белгечләр: «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова, ТР ОНК әгъзасы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Гөлия Балафендиева, Питрәч районы Иҗтимагый советы рәисе, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, «Ярдәм – Помощь» хәйрия фондының пробация үзәге җитәкчесе Әсхәт Каюмов катнашты.
Утырыш өчен мәйданчык Үзәк администрациясе инициативасы буенча сайланды, ул элегрәк Комиссиягә учреждение территориясендә пробация мәсьәләләре турында фикер алышу тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде.
Катнашучылар Үзәк эшчәнлеге белән таныштылар. Учреждение директоры Майя Шильникова һәм Благовещенский храмы настоятеле иеромонах Силуан (Цапин) тәрбияләнүчеләргә түләүсез ярдәм күрсәтү юнәлешләре һәм аларны социаль тернәкләндерү буенча эшне оештыру турында сөйләделәр.
Бүгенге көндә «Благовещение» үзәгендә өч торак корпус эшли, аларда 15 кеше яши (кышкы чорда аларның саны 40 ка җитә). Тәрбияләнүчеләрнең төп категориясе – наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелектән интегүче, шул исәптән җинаять-үтәтү системасы учреждениеләреннән азат ителгән һәм авыр тормыш хәлендә калган затлар.
Учреждениедә православие рухи-әхлакый традицияләре нигезендә ресоциальләшүгә аерым игътибар бирелә. Грант ярдәме белән үзәк базасында тимерчелек остаханәсе, икмәк пешерү предприятиесе һәм фермер хуҗалыгы эшли. Президент грантлары фондының күптән түгел откан гранты акчасына табибкача ярдәм кабинетын җиһазландыру планлаштырыла.
Утырыш барышында катнашучылар бәйлелекләре булган затларга ярдәм итү өлкәсендә эшләүче оешмалар очраша торган системалы проблемалар турында фикер алыштылар һәм, әлеге юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган сектор вәкилләрен чакырып, республика түгәрәк өстәлен уздыру планын билгеләделәр.


