15 июньдә гражданлык җәмгыятен үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурслар үткәрү буенча республика комиссиясе утырышы узды. Катнашучылар алдагы конкурсларга нәтиҗә ясадылар, яңа гаризалар кабул итү кампаниясенә старт һәм оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Утырыш эшендә катнаштылар:
Утырыш кысаларында 2026 елгы конкурска старт игълан ителде. Гаризалар 1 июльдә кабул ителә башлый. Конкурсның гомуми бюджеты 163 млн сум тәшкил итәчәк. Коммерцияле булмаган оешмалар бюджеты 3 млн сумга кадәр, ә ярты ел элек теркәлгән оешмалар – 500 мең сумга кадәр булган проектларга грантлар ала алачак.
Конкурсны финанслау күләме, шул исәптән Президент грантлары Фонды хисабына да, арта, бу ярдәм ителә торган социаль әһәмияткә ия проектлар санын арттыру мөмкинлеген бирә.