8 июльдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Яман шешкә каршы хәрәкәт» төбәкара иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылган «Фокуста онкологик пациент!» дискуссион чарасы үткәрелде.
Катнашучылар пациентларга мәгълүмат бирү системасының һәм дәүләт ярдәме чараларының актуаль мәсьәләләре, республикада пациентларның маршрутлануы, инновацион терапиянең һәркем файдалана алырлык булуы һәм медицина учреждениеләре белән иминият оешмалары арасындагы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Дискуссиядә ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева, комиссия әгъзасы Кирилл Булатов, штаттан тыш баш белгечләр онколог һәм гематолог Эдуард Нагуманов һәм Михаил Кунст, шулай ук табиблар җәмгыяте, пациент оешмалары һәм коммерцияле булмаган сектор вәкилләре катнашты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча катнашучылар Татарстанда онкологияле пациентларга медицина һәм социаль ярдәмне камилләштерү буенча киләчәктәге адымнарны билгеләделәр.