ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлекне саклау комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева «XXI гасырда эксперт институтлар: глобаль куркыныч янау һәм яңа таләпләр шартларында принциплар, технологияләр, мәдәният» V Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Конференциянең пленар өлешендә чыгыш ясаганда ул иҗтимагый экспертиза институтларын үстерүнең көчле гражданлык җәмгыяте төзүдә һәм җәмгыять белән хакимият органнары арасында ышанычны ныгытуда төп факторларның берсе булып торуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, иҗтимагый палаталар бу процесста система булдыра торган роль уйный.
Әлфия Вәлиева шулай ук республика Иҗтимагый палатасының үз нәтиҗәлелеген исбатлаган һәм башка төбәкләрдә дә кулланылырга мөмкин булган уңышлы практикаларына мисаллар китерде.
