«Бер миссия тарихлары: коммерцияле булмаган оешмаларда гаиләләр» – гаризалар кабул итү вакыты 12 июльгә кадәр озайтылды

2026 елның 6 июле, дүшәмбе

«Бер миссия тарихлары: коммерцияле булмаган оешмаларда гаиләләр» республика иҗади видеороликлар фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү срогы 2026 елның 12 июленә (23:00 сәгатькә) кадәр озайтылды.

Фестивальнең оештыручылары –Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды. Чара Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында үткәрелә.

Конкурс уртак игелекле эшнең кешеләрне берләштерүе, гаиләнең башлангычы булуы һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларда уртак эшчәнлектә дәвам итүе турында илһамландыргыч тарихлар эзли.

Видеода:

  • коммерцияле булмаган оешмалар өлкәсе белән кайда һәм ничек танышуыгызны;
  • сезне нәрсә берләштергәнен;
  • гомуми социаль миссия ни рәвешле сезнең гаилә яисә гаилә династиясенең нигезе булганын сөйләгез.

Катнашу өчен:

  • социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләре;
  • эшчәнлеге коммерцияле булмаган сектор белән бәйле гаилә династияләре чакырыла.

Катнашу өчен:

  • дәвамлылыгы 3 минутка кадәр булган видеоролик (avi яисә mp4 форматында, 1280х720 дән югары резолюцияле, горизонталь) әзерләргә;
  • видеоны ВКонтакте социаль челтәрендә түбәндәге хэштеглар белән урнаштырырга: #СемьиВНКО #Общественнаяпалататарстан #АКБАРССОЗИДАНИЕ #ТАТАРСТАН;
  • урнаштырган язмага сылтама белән гаризаны abcbf@yandex.ru электрон почтасына  «Коммерцияле булмаган оешмаларда гаиләләр» тамгасы белән һәм муниципаль районны күрсәтеп җибәрергә.

Бәяләү критерийлары:

  • материалның эчтәлеге;
  • ораторлык осталыгы;
  • төшерүнең сыйфаты;
  • креативлык.

Гаризалар 2026 елның 12 июленә кадәр 23:00 сәгатькәчә кабул ителә. Нәтиҗәләр 2026 елның 23 июлендә ясалачак.

Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.

Барлык сораулар буенча (843) 528-29-00 телефоны яисә электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: abcbf@yandex.ru.

Конкурсның Нигезләмәсе белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.

Гаиләгезнең тарихын сөйләү һәм башкаларны илһамландыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International