Әлмәттә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Грантмейкинг: булдырабыз, эшләтеп җибәрәбез, үстерәбез» III форумы узды. Чара 150дән артык катнашучыны – коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен, эшмәкәрләрне, экспертларны һәм компаниянең грант конкурсында җиңүчеләрне берләштерде.
Форум эшендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева һәм коммерцияле булмаган сектор һәм ихтыяри эш башкаруны үстерү комиссиясе рәисе урынбасары Светлана Салмина катнашты.
Спикерлар сыналган стратегияләр белән уртаклаштылар, социаль проектларны гамәлгә ашырганда типик хаталар турында сөйләделәр һәм инициативаларны яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итә торган инструментлар тәкъдим иттеләр. Катнашучылар социаль инициативаларны үстерү һәм киңәйтү буенча гамәли киңәшләр алдылар, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар һәм спикерларга кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, катнашучыларны сәламләп, форумның тәҗрибә һәм яшьлек, корпорацияләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар, амбициоз ниятләр һәм сыналган карарлар кисешә торган мәйданчык булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, гражданлык тирән мәгънәсендә – Ватанга мәхәббәтне матур хисләрдән мәгънәле гамәлләргә әйләндерүче патриотизмның эшлекле асылы.
Аерым рәхмәт сүзләре «Татнефть» компаниясенә юлланды. Компаниянең системалы рәвештә эш алып баруы нәтиҗәсендә меңләгән иҗтимагый проектлар: авыл клубларына һәм экологик акцияләргә ярдәм итүдән алып мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә һәм массакүләм спортны үстерүгә кадәр тормышка ашырылды. Компания шулай ук грант культурасын республикадан читтә дә җәелдерә, бу бизнесның чын социаль җаваплылыгы үрнәге булып тора.
«Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсы «Татнефть» компаниясе тарафыннан 2016 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстанда иң эре грант конкурсларының берсе булып тора. 2026 елда конкурска барлыгы 610 млн сумлык 770 гариза тапшырылган. Экспертлар бәяләве нәтиҗәләре буенча 144,4 млн сумлык 99 проект хупланган. Татарстанның 22 муниципаль берәмлеге һәм Россия Федерациясенең ике төбәге вәкилләре дә ярдәм алган.
Форумда катнашучылар алынган белемнәр, яңа элемтәләр һәм илһам киләчәк инициативаларда чагылыш табар һәм социаль проектларны тагын да нәтиҗәлерәк һәм ихтыяҗ булырлык итәргә ярдәм итәр дип ышаныч белдерделәр.