ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай муниципаль районы Иҗтимагый советы әгъзалары авыл җирлекләренең торышын бәяләү буенча конкурсның күчмә этабында катнаштылар

Тэги: Азнакай районы Иҗтимагый советы

2025 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Электр энергетикасында тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре. Дифференциацияләнгән тарифлар кертү. Эталон җайга салуга күчү» проектында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Ирина Әхмәтова катнашты.

Тэги: Ирина Әхмәтова

Беренче июньнән җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә старт бирелде: Бөгелмә шәһәрендә һәм районында шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьлары, мәктәп карамагындагы лагерьлары ачылды. Бөгелмәдә яшәүче 5 меңнән артык бала җәйге чорда сәламәтлеген ныгытачак.

Тэги: Бөгелмә районы Иҗтимагый советы

4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

4 июньдә ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында #МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясендә катнашучылар клубы җитәкчесе, 2025 елда премия амбассадоры Эльвира Рысаева инициативасы белән #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясен презентацияләү булды, анда волонтерлык хәрәкәтләре, коммерцияле булмаган сектор һәм бизнес вәкилләре катнашты, онлайн форматта республика муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары кушылды.

Тэги: Әлфия Вәлиева НКО гамәлләре тасмасы

30 айдан артык Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә «Виктория» төркеме волонтерлары көн саен 2 сменада маскировка челтәрләре үрә.

Тэги: Азнакай районы Иҗтимагый советы

2 июньдә Мәскәүдә «Линия Жизни»(«Тормыш линиясе») хәйрия фондының 21 еллыгына багышланган«Добрые паруса» дигән тантаналы чарасы уздырылды. Татарстан Республикасыннан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Алла Гомәрова, ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе әгъзасы Маргарита Филатова-Сафронова катнашты.

Тэги: Маргарита Филатова-Софронова

3
июнь, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 2 июнендә Түбән Новгород өлкәсе Иҗтимагый палатасы «Центр гигиенического обучения населения» («Халыкка гигиена буенча белем бирү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Социаль әһәмияткә ия булган чирләрне профилактикалау өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның әһәмияткә ия ролен формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл уздырды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

2025 елның 2 июнендә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары: ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасарлары Асия Тимирясова һәм Тимур Кадыйров, ТР Иҗтимагый палатасының фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Тамара Федорова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында катнаштылар.

Тэги: Асия Тимирясова Тимур Кадыров Тамара Фёдорова

2 июньдә «Семья вместе» («Гаилә бергә») хәйрия фондының Гаилә йортында Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары һәм аларның ата-аналары өчен Балаларны яклау көне үткәрелде. Балаларны РФ һәм ТР халык артисты, профессор һәм Казан Дәүләт мәдәният институты югары сәнгать мәктәбе факультетының   халык җырын соло башкару кафедрасы мөдире Винера Ганиева, кафедраның укытучылары һәм студентлары белән бергә котлады.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

Запорожье өлкәсенең Акимовка бистәсендә яшәүчеләр Ольга Павловага 2025 елның 1 июнендә Балаларны яклау көнендә үткәрелгән балалар бәйрәмен оештыруда катнашуы өчен рәхмәт белдерделәр. Бәйрәмне «Люблю людей» («Кешеләрне яратам») проекты оештырды.

Тэги: Ольга Павлова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International