Казанда 12 ел дәвамында Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы Гаилә йорты проекты гамәлгә ашырыла, анда балалары онкология, реанимация, тернәкләндерү бүлекләрендә озак вакыт дәваланучы гаиләләр бушлай яши. 10 июльдә «Дом вдали от дома» («Йорттан ерактагы йорт») үзенең туган көнен билгеләп үтте – тугры дуслар, балалар һәм әти-әниләрдән торган җылы даирәдә.
Йортта яшәүчеләр иртәдән үк бәйрәмгә әзерләнә башладылар: җыештырып тәртип урнаштырдылар һәм үзләре дә матур итеп киенделәр. Тантанага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсенең башка бүлекләреннән дә балалар килде.
Бәйрәмне легендар «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле һәм «CUE» мәктәп-студиясе ди-джейлары ачты – барысы да «кыздырды». Аннары «Бум-шоу» бәйрәмнәр студиясеннән һава куыклары остасы балаларның күңелен ачты.
«Туган көн – йортка нигез салынганнан бирле аның эшен хуплаучыларның бәйрәме, – дип билгеләп үтте «Семья вместе» («Гаилә бергә») хәйрия фондының Гаилә йорты директоры Юлия Маркова. – Гаилә йорты ярдәмендә Россиянең төрле почмакларыннан Казан табибларына килгән кечкенә пациентлар дәвалану вакытында әти-әниләреннән, абыйларыннан, апа-сеңелләреннән аерылмыйча, хастаханәдән берничә адымдагы ераклыкта бер түбә астында уңайлы шартларда бергә яшәргә мөмкин. Йорт ел саен 900дән артык гаиләне кабул итә, бу тулаем алганда гаиләләрнең бюджетларын 17 млн сум күләмендә янга калдырырга мөмкинлек бирә».
«Бу йортта уңайлы шартлар тудырылган: аерым яшәү бүлмәләре, кунак бүлмәсе, уен бүлмәсе, иркен аш бүлмәсе-ашханә, кер юу бүлмәсе, җәйге терраса, урамда балалар мәйданчыгы һәм хәтта кечкенә генә яшелчә бакчасы. Көн саен сезнең өчен волонтерлар тарафыннан чаралар оештырыла – мастер - класслар, уеннар, квестлар үткәрелә», – дип өстәде «Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы урынбасары Надежда Погуляй.
«Йорт төзелгәндә, бу проектка шулкадәр кеше җәлеп ителгән иде! Монда, мөгаен, бөтен Казан булгандыр – республика башлыгыннан алып студентларга кадәр. Һәркем үз өлешен кертте, – дип искә алды Гаилә йортын булдыруның башлангычында торган Республика балалар клиник хастаханәсе ветераннар советы рәисе Дамира Галиева. – Һәм кертүләрен дәвам итәләр. Чөнки нәтиҗә бар: балалар терелә, өмет бар».
«Туган көн – йортның дуслары, аны кайгыртучылар белән очрашу өчен бер күңелле сәбәп. Балалар өчен шундый катлаулы чорда уртак тырышлыклар нәтиҗәсендә үзләрен уңайлы хис итүләрен, җылылык һәм мәхәббәткә төренеп яшәүләрен күрү безгә шатлык китерә. Сезнең елмаюларыгыз безгә бик кадерле», – дип мөрәҗәгать итте балаларга ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева. Ул балаларга татлы бүләкләр алып килде.
«Социаль юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешмалараг ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» директоры Зөлфия Сафина, «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире урынбасары Лилия Харисова, ТРда Бердәм Россия партиясе тарафдарларының төбәк советы рәисе урынбасары, «СПП» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең операцион директоры Татьяна Сатеева һәм башка кунаклардан җылы котлаулар яңгырады.
Бәйрәм хәйриячеләрнең татлы фуршеты белән тәмамланды. Зур тортны 7 яшьлек Айрат һәм 8 яшьлек Агафья кистеләр, алар өчен «йорт» күптән якын урынга әйләнгән.