Бүген Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында «Герой гаиләсе» фотокүргәзмәсен ачу тантанасы булды. Экспозициядә Казаннан һәм Татарстанның төрле районнарыннан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре портретлары тәкъдим ителә.
Күргәзмәнең авторы – Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе Ангелина Галимова, фоторәссам – Олег Каракулов. Моннан тыш, күргәзмә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.
Күргәзмәнең максаты – тамашачыны Ватанны саклаучылар – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән таныштыру; алар үзләре үскән һәм аларның балалары үскән гаиләләр белән таныштыру, кемнәр хакына алар батырларча сугышып дәүләт бүләкләренә лаек булган.
Әлеге күргәзмәне Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты, ТР Мәдәният министрлыгы, Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) төбәк иҗтимагый оешмасы.
Күргәзмәдә махсус хәрби операция сугышчылары гаиләләренең фотосурәтләрен күрергә мөмкин иде. Кайбер фотоларның почмагында QR-код бар – аның буенча күчеп, билгеле бер гаилә тарихын, сугышчы тарихын яки шигырьләрне ишетергә мөмкин.
Күргәзмә залында Россиянең һәлак булган геройлары истәлегенә мемориал да бар. Аларның фотолары караңгы фонда ялкын чаткылары кебек интерактив инсталляция рәвешендә сурәтләнгән.
Экспонатлар сыйфатында борынгы хатлар, телефон, китель һәм 1940 нчы еллар лампасы тәкъдим ителгән иде. Залның икенче башында – заманча хәрби штаб костюмы, балалар рәсемнәре һәм уенчыклар. Күргәзмәне оештыручылар шулай итеп махсус хәрби операция геройларының үз ата-бабаларының эшен ничек дәвам итүен күрсәтергә теләгәннәр.
Ачылу тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, Казан Башкарма комитетының социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Смирнова, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева, «Юнармия» төбәк штабы башлыгы, Казан Суворов хәрби училищесының элеккеге башлыгы, генерал-майор Александр Бородин катнашты.
Махсус хәрби операция сугышчыларының гаиләләре өчен махсус концерт уздырдылар, анда Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары һәм укытучылары катнашты. Шостакович, Рахманинов һәм башка композиторларның классик әсәрләрен башкардылар.
Фото сылтама буенча: https://disk.yandex.ru/d/El8DK6Kb44-Gzg