ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелде. Тантаналар Кирилл Казанский гыйбадәтханәсендә литургия белән башланып китте, аннары изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийлар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Бу көнне күп балалы гаиләләргә һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә аерым игътибар күрсәтелде. Шундый 15 гаиләгә истәлекле бүләкләр  тапшырылды. Тантананы протоиерей, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Самойленко һәм гаилә һәм балачак мәсьәләләре буенча епархия бүлеге рәисе иерей Ярослав Петрушенков алып барды.

Тантаналы  чарада Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова, ТР милли-мәдәни берләшмәләр рәисләре һәм башкалар катнашты.

«Гаилә – бөек Россия дәүләтчелегенең таянычы. Татарстан Республикасында аны саклап калу өчен күп эшләр башкарыла. Барысы да безнең балалар хакына эшләнә. Менә дигән балалар үзәкләре, бакчалар һәм мәктәпләр булдырылды. 
Моңа күңел шатлана. Үзем дә шундый мәктәп парталары артына утырыр идем», – диде Казан епархиясенең епархия Советы секретаре, протоиерей Владимир Самойленко.

Шулай ук «Мин һәм  гаиләм» фотокүргәзмәсе ачылды.

Бәйрәм кунаклары өчен Петр һәм Феврония һәйкәле янында концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм программасы изге шәһит Кирилл Казанский архиерейлар йорты территориясендә дәвам итте. Биредә кунак булып килгән балаларны сыйладылар, мастер-класслар, халык уеннары, хәйрия ярминкәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International