Бөгелмә районы Иҗтимагый советы әгъзалары «Хәзерге дөньяда хатын-кызлар һәм гаилә» дигән түгәрәк өстәлдә катнашты

2025 елның 11 июле, җомга

2025 елның 9 июлендә Бөгелмә районы Иҗтимагый советы әгъзалары Елена Архарова һәм Гүзәл Мортазина «Хәзерге дөньяда хатын-кызлар һәм гаилә» дигән түгәрәк өстәлдә катнаштылар.

Түгәрәк өстәлдә районның хатын-кызлар Советы Рәисе Марина Солдатова, район профсоюз оешмаларының Координацион советы рәисе Людмила Туркина, «Бердәм Россия» партиясе депутаты Галина Дулова, Бөгелмә районының хатын-кызлар бизнес-берләшмәсе катнашты.

Очрашуда махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «Бүләккә китапханә» инициативасын тормышка ашыру темалары күтәрелде: Татарстан карамагындагы Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләре китапханәләренә китаплар җыю.

Җәйге каникул чорында балалар һәм яшүсмерләрнең ялы һәм мәшгульлеге мәсьәләләре буенча фикер алышынды, шәһәр мәйданчыкларында бизнес-берләшмә хатын-кызларын актив җәлеп итеп, балалар белән чаралар һәм дәресләр планлаштырылган: визаж, финанс грамоталылыгы буенча мастер-класслар һ.б. Моннан тыш, шәһәр көненә һәм Республика көненә әзерлек чаралары билгеләнгән.

Очрашуда хәйриячелек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде: «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акцияләре, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен акцияләр планлаштырылган.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар билгеләп үтүенчә, төрле тармаклардагы хатын-кызларның шәһәр һәм район тормышының барлык өлкәләре үсешенә керткән өлеше бүгенге тормышта бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International