ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов җитәкләгән «ТР күпбалалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасының «Күбрәк бала табып шәп яшәргә. Икенчесе артыннан барабыз!» проекты «Киләчәк – ул без» Бөтенроссия иң яхшы социаль практикалар конкурсында Татарстаннан бердәнбер җиңүче булды.
Конкурс илебезнең төрле почмакларындагы гаиләләргә ярдәм итү өчен инновацион инструмент булырга сәләтле иң яхшы идеяләрне табу һәм тәкъдим итү өчен булдырылган. Гаризалар кабул иткән дүрт ай эчендә конкурста катнашу өчен барлыгы 70 төбәктән 130 күп балалы гаиләләр белән эшли торган оешма һәм берләшмә, шулай ук шәхси мөрәҗәгать итүчеләр җәлеп ителгән.
Проект авторлары Анна Прохорова һәм координатор Альбина Тимербаева 9 июльдә Мәскәүдә «Россия» илкүләм үзәгендә үткәрелгән «Күпбалалы Россия» күпбалалы гаиләләр форумында җиңүче дипломын һәм бүләген алып кайттылар. «ТР Күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре сәхнәгә «Минем супер көчем – әни булу» фирма футболкаларында чыктылар.
Форумның пленар сессиясендә Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисе Татьяна Буцкая һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләре комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко катнашында демография мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук Казан Мэриясендә «Игелекле Казан» ярдәме белән «Күбрәк бала табып шәп яшәргә. Икенчесе артыннан барабыз!» проектының фотокүргәзмәсе бара. Анда күп балалы гаиләләр тормышыннан якты мизгелләр күрсәтелә.
«ТР күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы әлеге сәфәрне оештыруда ярдәм иткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисе аппаратына рәхмәт белдерә.
«Күбрәк бала табып шәп яшәргә. Икенчесе артыннан барабыз!» проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.



