Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы мәйданчыгынд «Эхо веков в истории семья – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале үткәрелде. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент җитәкчесе шулай ук барлык катнашучыларны гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – Россиядә бүген билгеләп үтелә торган матур бәйрәм белән котлады.

«Республика гаиләләрендә туган телгә бик сак карауларына һәм традицияләрне саклауларына шатмын, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – без сезнең белән бәхетле кешеләр. Татарстанда республикада яшәүче барлык халыклар вәкилләре туган телләрендә аралаша алсын өчен барлык шартлар да тудырылган».

Искәртеп узабыз, традиция буенча фестивальне үткәрү инициаторы булып ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тора, чара гаилә багланышларын һәм буыннар алмашын ныгытуга, нәселеңнең һәм бөтен Татарстанның тарихына кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. 

Фестиваль идеясе Татарстан гаиләләрендә теләктәшлеккә ия булды. Аның популярлыгы елдан-ел арта гына бара. Быел конкурста 299 гаилә катнашты, зона этабында – бөтен республикадан 41 гаилә. Алты тату гаилә командасы финалга чыкты. Алар барысы да үз тарихларын кадерләп саклыйлар. Бу нәселнең күп кенә вәкилләре республика елъязмасында үз эзләрен калдырган.

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» уникаль шәҗәрә фестивале республикабызда җиденче тапкыр үткәрелә. Ул Татарстанда яшәүчеләрне нәсел традицияләрен саклау, киләчәк буыннарга гаилә кыйммәтләрен тапшыру һәм ата-баба мирасына хөрмәт идеясе белән берләштерә. Җиде ел дәвамында фестивальдә 1,3 мең гаиләдән 14,5 меңнән артык кеше катнашты. Катнашучылар арасында 40 елдан артык бергә яшәгән гаиләләр, күп балалы гаиләләр, шулай ук 10нан артык бала тәрбияләүче гаиләләр бар.

Фестивальдә катнашучылар үзләренең шәҗәрәләрен иҗади номерлар аша тәкъдим итәләр, гаилә киемнәрен күрсәтәләр, милли ризыклар әзерлиләр һәм ата-бабаларының тарихы белән уртаклашалар.

Быел фестивальнең финалына Казаннан, Балык Бистәсе, Актаныш, Мамадыш, Кайбыч һәм Сарман районнарыннан алты гаилә чыкты. Кайберләренең шәҗәрәләрендә 20 буын исәпләнә,  тарихларын XII гасырдан теркәп баручылар да бар.

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале кысаларында республиканың төрле муниципалитетларыннан 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 6 күпбалалы гаиләгә Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин «Атлант» маркалы уналты урынлы автобус ачкычлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International