2022 елның 1 маенда Рейхстаг өстендә Җиңү Байрагын күтәрү уңаеннан, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән Яр Чаллы шәһәрендә «12 нче Олимпия Резервы спорт мәктәбе» базасында ел саен уздырыла торган хәрби-патриотик чара - «Ватан уллары» Региональ Үзәгенең армия кул сугышы буенча 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган ачык шәхси беренчелеге узды.
Экология һәм табигать турында кайгырту – җаваплы аталыкка салынган һәм Татарстан Республикасының «Аталар Берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы табигатьтә чисталыкны саклау буенча әлеге тәҗрибәне үсеп килүче буынга тапшыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы (авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга медицина һәм мәгариф, мәдәният һәм социаль ярдәм өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган волонтерлык хәрәкәтләре, ирекле һәм иҗади берлекләр, оешмалар) иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты 2019 елдан «Социаль лифт» программасын гамәлгә ашыра, ул авыр тормыш шартларына эләккән талантлы абитуриентларга бюджет урыннарына университет акчалары исәбеннән бушлай югары белем алырга мөмкинлек бирә.
Казанда 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар командалары арасында күптөрле автоярыш буенча Республика конкурсының финал этабы узды
29 апрель иртәсендә Яңа Чишмә районында ата-аналар һәм гаиләләр, укытучылар һәм әтиләр өчен өч мәйданчык эше башланды.
28 апрельдә Россия халыкларының мәдәни мирас елы һәм үзара ярдәм акцияләре кысаларында #МЫВМЕСТЕ «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр – All Inclusive» балалар театр студияләренең V республика Гала-фестивален уздырды.
2022 елның 25 апрелендә Ветераннарга ял итү һәм хезмәт күрсәтү үзәгендә ветераннарга «Яз сулышы» дип исемләнгән «Палитра» рәсем түгәрәге күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә төрле тематикалы 60тан артык иҗади эш тәкъдим ителде.
Украинаның көньяк-көнчыгышыннан күчеп китүче 161 кеше яшәгән Казан шәһәренең «Ливадия» шифаханәсендә татарча фильм күрсәтелде.