Ветераннарга ял итү һәм хезмәт күрсәтү үзәгендә «Палитра» рәсем түгәрәге күргәзмәсе ачылды

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 25 апрелендә Ветераннарга ял итү һәм хезмәт күрсәтү үзәгендә ветераннарга «Яз сулышы» дип исемләнгән «Палитра» рәсем түгәрәге күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә төрле тематикалы 60тан артык иҗади эш тәкъдим ителде.

Рәсем түгәрәге «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» ветераннар комитетының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алу конкурсында катнашуы аркасында ачылды. «Көмеш» яшьтәге кешеләр арасында рәсем сәнгате, иҗат күнекмәләрен үстерү буенча дәресләр, мастер-класслар уздырырга Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Наил Гомәр улы Галимовка тәкъдим ителде. Талантлы рәссам, сизгер, ягымлы кеше чагыштырмача кыска вакыт эчендә араларында иң олысына 86 яшь булган ветераннарыбызның, өлкәннәребезнең иҗади сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә алды.

Татарстан Республикасы ветераннар берлеге рәисе һәм урынбасары А.И. Бородин, Поляков А.Д. чыгышларында катнашучылар һәм аларның дәрес вакытында ясалган иҗат эшләре белән таныштырдылар. Рәсемнәр якты, игътибарны җәлеп итә, ветераннарга карата соклану һәм хөрмәт уята. Җитәкчеләр Н.Г. Галимовның ветераннарның, пенсионерларның иҗади сәләтләрен һәм социаль активлыгын үстерүдә талантын билгеләп үттеләр. Аны «ТР ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Күргәзмә 2022 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International