Украинаның көньяк-көнчыгышыннан күчеп китүче 161 кеше яшәгән Казан шәһәренең «Ливадия» шифаханәсендә татарча фильм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәдәният комиссиясе тарафыннан Татарстан территориясендә вакытлыча урнаштыру пунктларында яшәүче һәркем өчен кинокүрсәтүләр инициацияләнде. Әлеге идеяне «ТатарКино» кинокомпаниясе хуплады.
«Ливадия» шифаханәсендә яшәүчеләр режиссер Фәрит Дәүләтшинның төп герой – Инсафның перипетияләре, кискен карарлары турында «Инсаф» фильмын карады.
Картина татар телендә рус субтитрлары белән тәкъдим ителде. Санатория залында лирик комедияне карарга олылар да, балалар да җыелды.
Карар алдыннан тамашачыларны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева һәм Мәдәният буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе урынбасары Юлия Манина сәламләде.
Вакытлыча күчеп килүчеләр җылы кабул итүләре, актив ял итүләре һәм Татарстан Республикасы мәдәнияте белән, шул исәптән, кинематограф аша танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр. Кайберәүләр, хәтта, татар телендә берничә сүз өйрәндек, дип уртаклаштылар.
Мондый кинокүрсәтүләр шулай ук агымдагы елның май аенда узачак.