Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты.
Чара «Казан-2»тимер юл вокзалы янындагы скверда узды.
Рөстәм Миңнеханов «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында скверда агачлар утыртты. Бакчада карагай, тополь, миләш һәм чыршы кебек агачлар утыртылды.
Татарстан Президенты белән бергә үсентеләр утыртуда Казан предприятиеләре хезмәткәрләре, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте әгъзалары катнашты.
Моннан тыш, биредә үк Рөстәм Миңнехановка «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стелы проектын тәкъдим иттеләр.
Бөтен композициянең тышкы кыяфәте, шул исәптән төзекләндерү хакында, Казанның архитектура һәм дизайн өлкәсендәге белгечләр тарафыннан берничә тапкыр фикер алышынды. 2022 елның апрелендә Татарстан Республикасының күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында республика үсешенә зур өлеш керткән эскиз тәкъдимендә «Шәһәр үсеше институты» тимер юл вокзалы янындагы паркны төзекләндерү концепциясе эшләнде, аны 60 мең кв.метрга кадәр арттырырга һәм әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып төзекләндерергә тәкъдим ителде. Стела образы – корыч кулланып, стилизацияләнгән вариантта башкарылган, георгий тасмасын хәтерләткән яктылык үткәргеч җайланмалы самолет канаты.