«Театр – All Inclusive» юбилей Гала-фестивале

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

28 апрельдә Россия халыкларының мәдәни мирас елы һәм үзара ярдәм акцияләре кысаларында #МЫВМЕСТЕ «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр - All Inclusive» балалар театр студияләренең V республика Гала-фестивален уздырды.

Әлеге проект Татарстан Республикасында 2018 елдан башлап, театраль эшчәнлеккә җәлеп итеп, иҗади сәләтләрен үстерү юлы белән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерүдә һәм социальләштерүдә ярдәм итү максатыннан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә 800 гә якын үзенчәлекле бала актерлык һәм сәхнә осталыгы буенча белем алды һәм 150дән артык театральләштерелгән спектакль күрсәтелде.

Балалар театр студияләренең бишенче юбилей фестивале 26 апрельдә Казан шәһәрендә профильле смена белән ачылды, анда сайлап алу этабы финалистлары - бөтен Татарстаннан яшь актерлар җыелды. Ике көн дәвамында театр дөньясына чумып, катнашучылар остазлардан - театрның әйдәп баручы артистлары Гөлназ Нәүмәтова һәм Салават Хәбибуллиннан, актерлар осталыгы буенча мастер-класслар, шәхси тренинглар уздылар, шулай ук театр музейларында һәм спектакльләрдә булдылар.

28 апрель көнне зур сәхнәдә 11 театраль студия-катнашучы жюри хөкеменә 12 куелыш тәкъдим итте. Алар Фестивальнең төп идеясенә - дөнья халыклары берләшүенә, түземлелеккә һәм киң күңеллелеккә багышланган.

Фестивальне «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» директоры Әлфия Вәлиева ачып җибәрде, ул үз чыгышында, елдан-ел катнашучылар саны арту белән беррәттән, конкурска юнәлтелә торган балалар куелышларының сыйфаты артуын билгеләп үтте.

Фестивальнең төп үзенчәлеге - катнашучыларның яшь составын киңәйтү. Фестиваль финалында беренче тапкыр «Малыш» студиясеннән яшь актерлар катнашты. Алар өчен җан атарга республиканың иң ерак районнарыннан берсе - Әгерҗе районыннан әти-әниләр килде. Беренче ел катнашуга карамастан, сабыйлар үз бурычларын төгәл үтәделәр һәм лаеклы рәвештә 3 урынны алдылар.

Жюри «Могҗиза» (Казан) һәм «Радуга» (Урыссу бистәсе, Ютазы районы) театр студияләренең ике авторлык куелышын аерып күрсәтте. Алар буыннар өзелүгә һәм яшүсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы актуаль социаль мәсьәләләрне күтәрде.
«Әлеге проект сәләтле, театрга гашыйк балаларны һәм өлкәннәрне җыйды. Актерлык өлкәсендә һәм тормыш юлында уңышлар теләгән яшь актерлар күзләрендә яшәү чаткыларын күрү күңелле!» - дип котлады проектта катнашучыларны бүләкләү тантанасында ТР Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Тимур Кадыйров һәм К.Тинчурин исемендәге театр коллективына республиканың инклюзив театрларын үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырды.

«Калейдоскоп» (Казан шәһәре) театр студиясе гран-присын Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин тапшырды, ул шулай ук үзенчәлекле балаларны социальләштерүгә ярдәм итә торган Республика фестиваленең әһәмиятен һәм министрлыкның әлеге проектны мәгълүмати яктан хупларга әзерлеген билгеләп үтте.

Бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Динар Хафизов; Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының гомуми белем бүлеге башлыгы Татьяна Иванова; Татарстан Республикасы халык артисткасы Зөлфия Вәлиева; Казан дәүләт мәдәният институты доценты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәрипов; Татарстан Республикасының атказанган артисты Ирек Хафизов катнашты.

Дипломнардан тыш барлык җиңүчеләр дә республиканың социаль учреждениеләре каршындагы театр студияләрен үстерү өчен «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» дан финанс ярдәме алачак.
 

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр – All Inclusive» V республика театр студияләре фестивале җиңүчеләре

Гран-При

  • «Калейдоскоп» театр студиясе (Казан шәһәре)
    «Бәхет кошы» куелышы белән Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 11 нче Казан мәктәп-интернаты

I урын

  • «Могҗиза» театр студиясе (Казан шәһәре)
    «Михербанлык» куелышы белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 
  • «Яшел тун» мәктәп инклюзив театры (Казан шәһәре)
    Казан шәһәре Идел буе районының «Фарватер» 78 нче лицее 

II урын

  • «Овация» театр студиясе (Арча районы)
    «Теремок» куелышы белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Исток надежды»
  • «Мозаика» театр студиясе (Чаллы шәһәре)
    «Алтын әтәч» куелышы белән Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88 нче Чаллы мәктәбе
  • «Театраль дөнья» театр студиясе (Минзәлә районы)
    Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Минзәлә интернат-мәктәбе
  • «Радуга» театр студиясе (Урыссу бистәсе, Ютазы районы)
    «Онытылмас еллар тарихы» куелышы белән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Урыссу мәктәп-интернаты

III урын

  • «Веселая карусель» театр студиясе (Әлмәт районы)
    «Рифмы» куелышы белән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Әлмәт балалар йорты
  • «Калейдоскоп» театр студиясе (Казан шәһәре)
    «Красная шапочка на новый лад» куелышы белән Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Дербышка балалар йорты-интернаты белән
  • «Малыш» театр студиясе (Әгерҗе районы)
    «Теремок» куелышы (инглиз телендә) белән Әгерҗе шәһәренең «Бәләкәч» 7 нче балалар бакчасы
  • «Росинки» мәктәп инклюзив театры (Югары Ослан районы)
    «Чиләкләр» постановкасы белән Яр буе Морквашы урта мәктәбе

Проектны оештыручылар: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International