ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе утырышы үтте

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

2 июньдә Р.М. Нургалиева рәислегендә ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясенең «Бөек Ватан сугышы турында күпсанлы әсәрләр иҗат иткән мәдәният эшлеклеләре – Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү» темасына утырышы үтте.

Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, РФ халык артисты З.Д. Сөнгатуллина; М.Х. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Э.М. Галимова; ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор, ТР һәм РФ атказанган фән эшлеклесе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Н.М. Вәлиев; рәссам-каллиграф, шамаилләр остасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккаш; ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Г.Р. Галиева; ТР ТР Дәүләт сынлы сәнгате музее директорының фәнни яктан тәэмин итү һәм нәшрият эшчәнлеге буенча урынбасары Д.Д. Хисамова; сәнгать белеме кандидаты, Дәүләт сынлы сәнгате музееның өлкән фәнни хезмәткәре Е.П. Ключевская катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International