ТР Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм ММЧ мәсьәләләре комиссиясе рәисе Розалия Нургалиева, комиссия әгъзалары Эльмира Фәтхуллина һәм Бәхтияр Измайлов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында катнаштылар һәм 2025 елга мәдәният өлкәсендәге бурычларның проект исемлеге турында фикер алыштылар.
Башкарма хакимият органнары өчен максатларны халык алдында формалаштыру буенча республика проекты кысаларында бәйсез экспертлар ай дәвамында 2025 елга максатлар һәм бурычлар буенча үз тәкъдимнәрен әзерләделәр. Бурычлар 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүне һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Ватанны саклаучылар елын игълан итүен исәпкә алып формалаштырылды.
Утырышта килештерелгән максатлар һәм бурычлар исемлеге проект порталында (http://publictasks.tatarstan.ru) һәм онлайн-тавыш бирү өчен ТР Мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылачак . Бер ай эчендә халык иң өстенлекле максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә алачак.