Татарстан Мәдәният министрлыгы Иҗтимагый совет утырышында 2025 елның II квартал йомгаклары буенча ачык формалаштырылган максатлар һәм бурычларны гамәлгә ашыру буенча хисап тотты.
Узган елның декабрендә Республика Мәдәният министрлыгы 2025 елга җиде максат һәм бурыч билгеләде. Проектларны гамәлгә ашыру турындагы докладны республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин укыды. Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Нияз Игъламов җитәкләгән иҗтимагый совет үз комментарийларын бирде.
Беренче максат – мәдәният өлкәсе оешмалары һәм иҗат берләшмәләре эшчәнлеген мәгълүмати яктыртуны киңәйтү. Әлеге бурычны тормышка ашыру кысаларында «Россия Культура» телеканалында Каюм Насыйри турында «Дөньяларны тоташтыручы» документаль фильмын күрсәттеләр. «Россия Культура» шулай ук Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры спектакльләрен: Марко Гандини куелышында Лорка Мясинның «Грек Зорба» балетын һәм Жорж Бизеның «Кармен» операсын яздырып алды. 17-23 майда Татарстанда «Минем мәхәббәтем – Россия!» проектының чыгарылышын төшерделәр.
Шулай ук министрлык ярдәме белән республикада журналист Альберт Шакировның «Кремльдән» проектын төшерү бара. Татарстан муниципаль районнарының мәдәнияте һәм тарихы турындагы роликлар циклының тизерын «Мир» кинотеатрында ведомство субсидияләренә төшерелгән кинопродукциянең ачык смотрында күрсәттеләр.
Натфуллин әлеге бурычны тормышка ашыруга түбәндәгеләрне дә кертте: «Каравай» тапшыруы, «Здравствуйте» һәм «Манзара» иртәнге шоуларының «Мәдәни ярдәмче» рубрикасын, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча «Милли кунакханә» ресурс үзәге медиапроектын һәм «Таяну ноктасы» атналык аналитик программасын.
Әлеге максатны тормышка ашыру эше киләсе кварталда дәвам итәчәк.
Министрлык чираттагы йөкләмә итеп 5 балалар, 5 яшьләр һәм 2 инклюзив театр студиясенә методик һәм финанс ярдәме күрсәтүне куйды.
«2024 елда куелган максатлар һәм бурычлар республика Рәисе тарафыннан хупланды. Быел балалар һәм яшьләр театр студияләренә грантларга 9 млн сум бүлеп бирергә карар кылынды», – дип әлеге пунктны шәрехләде Натфуллин.
Бу суммадан спектакльләр куюга 10 грантка 500әр мең сум, гастроль эшчәнлегенә – 10 грантка 300әр мең сум, укуга шулай ук 10 грантка 100әр мең сум бүлеп бирелгән.
Өченче гавами максат –Татарстанның дүрт мәдәният учреждениесендә инвалидларны иҗади яктан үстерү өчен уңайлы мохит тудыру. ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында «Социаль-мәдәни тернәкләндерү һәм инвалидларны абилитацияләү» төшенчәсен билгеләделәр. «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында 2025 елда 11 мәдәният объектын сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җайлаштырып төзү һәм модернизацияләү планлаштырыла. Кирәкле җиһазларны капиталь ремонт бара торган Казан яшь тамашачылар театрында урнаштырачаклар. 2025 елда капиталь ремонт программасына республиканың муниципаль районнарындагы 2 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм 19 авыл мәдәният йорты кертелгән.
Балалар һәм яшьләр өчен Татарстанның сәнгать иҗатын һәм сәнгать тарихын популярлаштыруга юнәлдерелгән танып-белү проектын гамәлгә ашыру бурычы кысаларында «Эрмитаж-Казан» үзәгендә файдалы мәгълүмат һәм балалар аудиогиды булган сайт эшләнде. Ел дәвамында ТР Милли Музее «Музей волонтеры мәктәбе» үткәрә, ә Россия рәссамнар берлегенең төбәк бүлеге Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына «Батырлык» проектын үткәрә. Әлеге гавами максат буенча гамәлгә ашырыла торган иң эре проектлар гына телгә алынды.
Җәмәгать советында «Слава — Дан Республики Татарстан» сайтына карата сораулар туды, аның турында министр урынбасары республикадагы күренекле шәхесләр һәм истәлекле вакыйгаларны мәңгеләштерү бурычы кысаларында телгә алды. Совет әгъзалары фикеренчә, ресурс үз эченә җитәрлек мәгълүматны алмаган, ә аерым мәкаләләрне төзәтергә кирәк.
Узган ел Казанның үсеш институты шулай ук «Шәһәрдә сәнгать» проекты концепциясен тәкъдим итте. Бу юнәлештә эш алып барыла, әлеге гавами максатның үтәлешенә бәя ел йомгаклары буенча биреләчәк.
Министрлык шулай ук мәдәният волонтерларын мемориалларны һәм һәйкәлләрне торгызуга җәлеп итә. 2025 ел башына Татарстанда 13516 мәдәният волонтеры, 15 вәкиллек һәм ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы 2 ирекле үзәк бар. «Мин – Игелек булдыручы» автоном коммерцияле булмаган оешма эшне иң актив башкаручы.
Ачык максатның йомгаклау өлеше – яшьләрне традицион мәдәнияткә тарту һәм балаларның Татарстан халыкларының фольклор мирасын үзләштерү-тормышка ашыру кысаларында «Яшь фольклорчының республика мәктәбе» проекты эшләнә. Проект яшь белгечләргә юнәлдерелгән фәнни-гамәли конференцияләр уздыруны күздә тота. Бу гавами максатны үтәү киләсе кварталга планлаштырылган.