21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты һәм эксперт советының уртак утырышы булды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева һәм комиссия әгъзасы Анна Мөбәрәкшина катнашты.
10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб утырышы булды. Катнашучылар күзәтүчеләрне әзерләүгә һәм укытуга йомгак ясадылар, иҗтимагый контроль инфраструктурасының әзерлеге һәм сайлау кампаниясенең мәгълүмати куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
7 сентябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында утырыш үткәрелде, анда 2026 елның беренче яртыеллыгында профильле комиссияләрнең эш нәтиҗәләре, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.
8 июньдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында яңартылган составта Иҗтимагый совет утырышы үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
29 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары каршындагы һәм муниципаль берәмлекләрдәге иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлек буенча эшче төркем утырышы булды.
26 майда «ВОИН» үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары өчен «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уены үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр эшләре һәм ветераннар комиссиясе рәисе Әнвәр Мөхәммәтҗанов ярдәмендә оештырылды.
19 майда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның беренче утырышы булды.
24-26 апрельдә Казанда гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Татарстан Республикасы Рәисе грантлары ярдәмендә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте тарафыннан оештырылган патриотик форум үткәрелде.
7 апрельдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Үтә күренмәле хәйриячелек: ел йомгаклары һәм электрон хисап» семинары булды.
26 мартта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның, ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе идарәсенең һәм ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясенең уртак утырышы булды. Катнашучылар дәүләт һәм шәхси сәламәтлек саклау системалары медицина учреждениеләренең үзара хезмәттәшлегенең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.