19 майда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның беренче утырышы булды.
Совет составына бизнес, медицина оешмалары, кулланучылар хокукларын яклау буенча берлекләр һәм ассоциацияләр вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары – ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Альберт Сафиуллин, ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау буенча комиссиясе рәисе урынбасары Анна Мөбәрәкшина, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау буенча комиссиясе әгъзасы Тимур Николаев һәм Икътисад һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы Фәрит Сафин.
Утырыш барышында катнашучылар Иҗтимагый совет рәисен, рәис урынбасарын һәм секретарен сайладылар. Якын арада 2026 елга эш планын раслау планлаштырыла.
