8 июньдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында яңартылган составта Иҗтимагый совет утырышы үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Советның яңа составына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре керде.
Иҗтимагый совет рәисе итеп бертавыштан ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова сайланды. Совет сәркатибе итеп палатаның Мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Юлия Кареева сайланды.
Утырыш барышында катнашучылар 2026 елга республика сәнәгатен һәм сәүдәсен үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар, эшчәнлек юнәлешләре буенча комиссияләр составын расладылар, агымдагы елга Иҗтимагый советның эш планына кертү буенча тәкъдимнәрне формалаштырдылар һәм килештерделәр, шулай ук чараларны үтәү өчен җаваплыларны билгеләделәр.
ТР Иҗтимагый палатасыннан Иҗтимагый совет әгъзалары арасында Радик Абдрахманов, Андрей Анисимов, Ләйсән Засыпкина, Борис Королев, Анна Мөбәрәкшина, Елена Муравьева, Светлана Салмина, Фәрит Сафин, Евгения Храмова, Евгений Гибин, шулай ук республиканың фәнни һәм эшлекле җәмәгатьчелек вәкилләре бар.