ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары «Аҗаган 2.0» чарасында дроннар белән идарә итүне һәм хәрби коралдан атуны үзләштерде

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

26 майда «ВОИН» үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары өчен «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уены үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр эшләре һәм ветераннар комиссиясе рәисе Әнвәр Мөхәммәтҗанов ярдәмендә оештырылды.

Уен физик әзерлек, командада эш һәм патриотик тәрбия элементларын берләштерде. Катнашучылар заманча пилотсыз технологияләр белән идарә итү нигезләре белән таныштылар, тактик фикерләүне һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерделәр, шулай ук ату коралы белән куркынычсыз эш итәргә өйрәнделәр.

Уен программасына:

  • FPV-дрон-симуляторларда очулар –виртуаль рәвештә очу күнекмәләрен булдыру;
  • лазертаг  – куркыныч булмаган лазер коралы белән командалы хәрби-тактик уен;
  • утлы ату коралы әзерлеге – хәрби коралдан (автоматтан, пистолеттан) ату кертелгән.

Чара хәрби-гамәли дисциплиналарны популярлаштыруга һәм республиканың иҗтимагый оешмалары вәкилләре арасында патриотик рухны ныгытуга юнәлдерелгән. Катнашучылар бай һәм файдалы программаны югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International