1 июльдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында яңа состав Иҗтимагый советның архив эше буенча беренче утырышы булды. Совет рәисе итеп бертавыштан ТР Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре комиссиясе рәисе Әнвәр Мөхәммәтҗанов сайланды.
22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Яшь гвардия» музееның (Луганск Халык Республикасы) Краснодонск Халыклар Дуслыгы ордены фондларыннан «Антыгызга тугрылык – үлемсезлек» күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
12 июньдә Казан Кремлендә Дуслык парады һәм ачык лекторий булды, аны ТР Иҗтимагый палатасы Россиянең «Белем» җәмгыяте белән берлектә оештырды. Чаралар республиканың төп этномәдәни вакыйгаларының берсе булган «Мәдәниятләр мозаикасы» XI республика этноконфессиональ фестивале кысаларында узды. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары бәйрәм колоннасында үттеләр һәм лекорийда катнаштылар.
29 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары каршындагы һәм муниципаль берәмлекләрдәге иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлек буенча эшче төркем утырышы булды.
22 майда студент-волонтерлар ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Наталья Топал җитәкчелегендә «Яшь йөрәктә мирас» («Наследие в юном сердце») проектында катнашучылар Арча зиратында истәлекле чара үткәрделәр. Акция Казан авиация институты (КАИ) укытучылары һәм республиканың башка күренекле галимнәре истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган «Хәтер шәме» акциясе булды. Чара нацист концлагерьлары корбаннары истәлегенә багышланган иде. Студентлар сугыш елларында фашистларның ерткычлыклары, шулай ук Казан каймасы төзелешен кичерүчеләрнең батырлыклары турында белделәр.
24-26 апрельдә Казанда гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Татарстан Республикасы Рәисе грантлары ярдәмендә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте тарафыннан оештырылган патриотик форум үткәрелде.
А.Н. Туполев исемендәге Казан фәнни-тикшеренү техник университеты бинасында – КАИда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «Хәтер шәме» акциясе кысаларында оештырылган хәтер форумы булды. Чара Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган.
26 мартта Казанның Совет районындагы 126 нчы гимназиядә ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиясе инициативасы белән оештырылган «Хәтер шәме» акциясе кысаларында беренче мәгърифәтчелек очрашуы булды.