Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында яңа состав Иҗтимагый советның архив эше буенча беренче утырышы булды. Совет рәисе итеп бертавыштан ТР Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре комиссиясе рәисе Әнвәр Мөхәммәтҗанов сайланды.
Советның яңартылган составына ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары: Зөфәр Дәүләтшин, Дамир Нургалиев, Фәйрүзә Мостафина, Наталья Топал, Марк Шишкин, Евгения Храмова һәм Райнур Хәсәнов, шулай ук палата экспертлары керде.
Утырыш барышында республикада архив эшен үстерүнең төп юнәлешләре, шул исәптән архивларны цифрлаштыру, ясалма интеллект куллануны кертү һәм социаль-хокукый сорауларны үстерү турында фикер алыштылар – ел саен алар 92 меңнән артык, шуның яртысы диярлек электрон рәвештә килә. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, бурычларның бер өлеше элеккечә белгечләр катнашын таләп итә, бигрәк тә ябылган предприятиеләрдә хезмәт стажын торгызганда һәм иске кулъязмаларны укыганда.
Махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле материаллар җыюга аерым игътибар бирелде. Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашучыларның һәм шаһитларның истәлекләрен, шәхси әйберләрен, таныклыкларын саклауның мөһимлеген ассызыклады. Әнвәр Мөхәммәтҗанов МХО хәрбиләргә генә түгел, аларның гаиләләренә, медикларга, волонтерларга һәм чик буе территорияләрендә яшәүчеләргә дә кагылуын билгеләп, бу алымны хуплады.
Утырыш йомгаклары буенча совет әгъзалары МХО геройлары турында материаллар җыюны эшнең төп юнәлеше итеп билгеләделәр. Алар шулай ук хезмәткәрләр турында архив мәгълүматларын тапшыру белән бәйле хокукый һәм закон чыгару мәсьәләләрен дә хәл итәргә ниятлиләр, аеруча пенсиягә чыкканда хезмәт стажын раслау өчен.
