Казанда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы катнашында «Хәтер шәме» акциясе башланды

2026 елның 27 марты, җомга

26 мартта Казанның Совет районындагы 126 нчы гимназиядә ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиясе инициативасы белән оештырылган «Хәтер шәме» акциясе кысаларында беренче мәгърифәтчелек очрашуы булды.

Чара тарих һәм кешелек дәресләрен берләштерде. Өлкән сыйныф укучылары «Обыкновенный фашизм» документаль фильмыннан өзек карадылар, шуннан соң концлагерь корбаннарын «Бухенвальдский набат» җыры астында бер минут тынлык белән искә алдылар.

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Наталья Топал белән ачык әңгәмә барышында балалар сугыш еллары вакыйгалары, тарихи хәтерне саклауның әһәмияте һәм мондый фаҗигаләрнең кабатлануына юл куймауның мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Акция концлагерь тоткыннары истәлегенә багышланган. Акция кысаларындагы чаралар республиканың югары уку йортларында, махсус урта уку йортларында һәм мәктәпләрендә бер ай дәвамында, шул исәптән 11 апрель – Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көнендә дә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International