13 июльдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Татарстан Республикасында рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту һәм гаиләгә ярдәм итү» темасына түгәрәк өстәл узды. Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе тарафыннан оештырылды.
8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казандагы Кирилл чиркәве янында никах һәм гаилә яклаучылары изге кенәз Петр һәм княгиня Феврония Муромскийлар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Һәйкәл 2018 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы белән куелган иде.
Яшел Үзәндә җәйге кояш торышына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Иван Купала» республика славян мәдәнияте бәйрәме үткәрелде.
29 июньдә Татмедиада 2026 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурс старт алуга багышланган матбугат конференциясе булды. Гаризалар 1 июльдә кабул ителә башлый һәм 45 көн – 14 августка кадәр дәвам итә.
23 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны күзәтү буенча иҗтимагый штабның беренче утырышы булды. Штаб Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршында гражданнарның сайлау хокуклары үтәлешенә һәм республика территориясендә сайлауларның легитимлыгына җәмәгать контролен тәэмин итү өчен төзелде.
15 июньдә гражданлык җәмгыятен үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурслар үткәрү буенча республика комиссиясе утырышы узды. Катнашучылар алдагы конкурсларга нәтиҗә ясадылар, яңа гаризалар кабул итү кампаниясенә старт һәм оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
12 июньдә Казан Кремлендә Дуслык парады һәм ачык лекторий булды, аны ТР Иҗтимагый палатасы Россиянең «Белем» җәмгыяте белән берлектә оештырды. Чаралар республиканың төп этномәдәни вакыйгаларының берсе булган «Мәдәниятләр мозаикасы» XI республика этноконфессиональ фестивале кысаларында узды. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары бәйрәм колоннасында үттеләр һәм лекорийда катнаштылар.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре Россия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советының Дәүләт илкүләм сәясәтенең төбәк аспектлары һәм иҗтимагый институтларны үстерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы көнендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Казанда үткәрелгән истәлекле һәм тантаналы чараларга кушылды.
6 апрельдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы советы утырышында 2025 елда граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында еллык доклад расланды.