ТР Дәүләт Советында «Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Анда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров һәм палатаның мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе рәисе Тамара Федорова катнашты.

Утырышта ике ел элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә куелган «Физик-математик алгарыш» пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итүенчә, ел саен проектны финанслау 250 млн сум тәшкил итә. Ике ел эчендә тирәнәйтелгән программалы 40 физмат-класс ачылды, 5-6 класс укучыларының 2000 дән артыграгы өчен 200 математика түгәрәге эшли.

Проект кысаларында грант ярдәме күрсәтелде: 400 укучыга 50әр мең сум, 780 укытучыга 90 меңнән 300 мең сумга кадәр акча бирелде. 80 мәктәп 600 меңнән алып 1 млн сумга кадәр грант алган, 10 мәктәп кабинетларны җиһазлау өчен 2шәр млн сум алган. Проектка ярдәм итүгә республика бюджетыннан ике уку елында 500 млн сумга якын акча җибәрелгән.

Казанның 179 нчы гимназиясе директоры Эльвира Наумова проект бишенче сыйныфтан башлап укучыларның потенциалын ачу өчен бербөтен экосистема булдыруын билгеләп үтте.

Комитет әгъзалары проектны өлкән сыйныфларга һәм профильле булмаган юнәлешләргә киңәйтергә, проект эшчәнлеген һәм предприятиеләр белән кире элемтәне көчәйтергә тәкъдим иттеләр.

Утырышта шулай ук 2027 елга һәм 2028-2029 елларның планлы чорына мәктәпкәчә, мәктәп һәм өстәмә белем бирүгә дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары каралды. 2027 елга мәктәпкәчә белем бирүне финанслау нормативлары 2026 ел белән чагыштырганда 10%ка арттырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International