29 июньдә Татмедиада 2026 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурс старт алуга багышланган матбугат конференциясе булды. Гаризалар 1 июльдә кабул ителә башлый һәм 45 көн – 14 августка кадәр дәвам итә.
2026 елда конкурсның гомуми бюджеты 163,2 млн сум тәшкил итәчәк. Проектларны гамәлгә ашыру вакыты – 2027 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр.
Конкурсны биш ел үткәрү дәвамында (2022-2025 еллар) 735 оешма ярдәм күрде. Конкурсларда Татарстанның барлык 45 муниципалитетыннан, шулай ук Россия Федерациясенең 36 субъектыннан 1800дән артык проект катнашты. Президент грантлары фондының да финанславын исәпкә алып, ярдәмнең гомуми күләме 565 млн сумнан артып китте.
Александр Терентьев билгеләп үткәнчә, конкурс республикада гражданлык инициативаларына ярдәм итүнең система булдыручы чарасына әверелде, коммерцияле булмаган оешмаларга социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен ресурслар алырга мөмкинлек бирде.
Узган еллар йомгаклары буенча социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлекне саклау, гаиләгә ярдәм итү һәм татар милли мәдәниятен саклап калу аеруча кирәкле юнәлешләргә әверелде – аларның һәрберсенә хупланган проектларның 20% ка якыны туры килә. Республика ресурс үзәге мөрәҗәгать итүчеләргә методик ярдәм күрсәтә: консультацияләр, укыту семинарлары үткәрә һәм гаризалар әзерләүдә булыша.
Матбугат конференциясендә экологик көн тәртибенә – Президент грантлары фонды өстенлекләренең берсенә аерым игътибар бирелде. Коммерцияле булмаган оешмалар әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау өлкәсенә караган проектларны активрак эшләргә өндәделәр. Моннан тыш, Россия халыклары бердәмлеге елында милләтләр арасындагы һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуга, мәдәни мирасны саклауга һәм иҗтимагый дипломатияне үстерүгә юнәлдерелгән инициативаларга өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк.