20 май көнне Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы «Татарстан - нык гаиләләр территориясе» акциясен уздырды. Акция кысаларында «Нечкәбил» XVII Республика конкурсының ачылышы һәм «Минем үзенчәлекле бәхетем» фестиваленә йомгак ясау булды.
17 майда «Меланома.Стоп» медик-социаль проект кысаларында күп балалы ата-аналарны кабул итүнең беренче көне һәм ачылышы булды. Карау ике мәйданчыкта – Казанда «Клиника СЛ» һәм Яр Чаллыда Республика онкология диспансеры филиалы базасында уза. Бу проектның инициаторы-Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова. Чарада ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы (авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга медицина һәм мәгариф, мәдәният һәм социаль ярдәм өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган волонтерлык хәрәкәтләре, ирекле һәм иҗади берлекләр, оешмалар) иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
14 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау: 2021 ел нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар» йомгаклау коллегиясе утырышы булды.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов 2022 елның 6 гыйнварында ТР Җиңел атлетлар берлеге белән берлектә күп балалы гаиләләрдәге, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм аларның гаиләләре өчен Казан шәһәре Үзәк стадионының җиңел атлетика манежында «Раштуа стартлары» оештырдылар һәм уздырдылар.