ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов ТР Җиңел атлетлар берлеге белән берлектә балалар өчен «Раштуа стартлары» оештырды

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов 2022 елның 6 гыйнварында ТР җиңел атлетлар берлеге белән берлектә күп балалы гаиләләрдәге, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм аларның гаиләләре өчен Казан шәһәре Үзәк стадионының җиңел атлетика манежында «Раштуа стартлары» оештырдылар һәм уздырдылар.

ТР Җиңел атлетлар берлеге чараны үткәрүне оештырырга ярдәм итте, «Бердәм Россия» партиясе балалар өчен бүләкләр тапшырды. Барысы да канәгать калдылар, татлы бүләкләр һәм призлар белән киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International