ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

14 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау: 2021 ел нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар» йомгаклау коллегиясе утырышы булды.

Үз чыгышында министр Эльмира Зарипова ведомствоның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре, гражданнарга, шул исәптән балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары, республика хезмәт базарындагы вәзгыять, хезмәтне саклау, ярлылыкка каршы көрәш мәсьәләләре, шулай ук милли проектларны гамәлгә ашыруның барышы һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.

ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында шулай ук Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары - статс-секретарь Андрей Пудов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясадылар.

Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, социаль сәясәт һәм хәйрия мәсьәләләре комиссиясе рәисе Маргарита Максимова һәм комиссия әгъзасы Артем Кузнецов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International