Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты премиясе лауреатларын Татарстанда граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлешләре өчен хөрмәтләделәр. Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Татарстанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узды, анда «Безнең йорт — Татарстан. Россия» республика этномәдәни фестивале лауреатлары катнашты.
Бүген Казанда Россия территориясенә Донецк, Луганск, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кушу хөрмәтенә патриотик митинг-концерт узды.
Казанда, Изге кенәзләр Петр һәм Февронияне искә алу көнендә, Бөтенроссия бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында яшьләр патриотик оешмалары активистлары сугыш балалары белән очрашты. Алар яшьләргә балачакларының ничек узуы, аларга нинди авырлыклар кичерергә туры килүе турында сөйләделәр, шулай ук яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
7 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервының яңа составы белән очрашты, анда ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров та катнашты.
В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
«Каравон-2022» рус халык бәйрәме гадәттәгечә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында узды.
2022 елның 12 маенда, Россия халыкларының мәдәни мирасы елында, Казан шәһәре Совет районының 93 нче гимназиясе базасында, Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган XIX Республикакүләм Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары булып узды.
Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Җиңү Вальсы» дигән массакүләм флешмоб узды.