Милләтара мөнәсәбәтләр практикаларын үстереп

2022 елның 7 июне, сишәмбе

В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Казан инновацион университеты ректоры, ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Асия Витальевна Тимирясова, килешүгә кул куяр алдыннан, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты белән хезмәттәшлекнең формаль булмаган дәрәҗәдә инде беренче ел гына дәвам итмәвен ассызыклады һәм университетның Идел буе халыклары тарихына һәм мәдәниятенә багышланган яңа проектын анонслады.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Илдус улы Шәрипов җавабында билгеләп үткәнчә, әлеге килешүгә кул кую Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты эшчәнлеген алга таба да тирәнәйтүгә һәм киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Чыннан да, килешү предметы студентлар, профессор-укытучылар составы һәм Татарстан халыклары ассамблеясына керүче этномәдәни коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренең уртак эшчәнлегенең сигез юнәлешен күздә тота. Студентлар арасында тотрыклы толерант милләтара мөнәсәбәтләр, социомәдәни проект эшчәнлеге компетенцияләре һәм социаль партнерлык практикалары булдыруга юнәлтелгән белем бирү, мәгърифәтчелек, фәнни-тикшеренү һәм социомәдәни проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру турында сүз бара.

Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйганнан соң, катнашучылар арасында фикер алышу булды, 2022-2023 елларда хезмәттәшлек өчен юл картасы килешенде, шулай ук «Познание» Казан инновацион университеты нәшрияты директоры Гөлназ Язкар кызы Дарчинова «Татарстан хәзинәсе» университеты проектын тәкъдим итте һәм җәмәгатьчеләрне этномәдәни тормыш практикаларының күптөрлелегенә багышланган нәшрият проектларына актив кушылырга чакырды. Казан инновацион университеты тәрбия эшләре буенча проректоры Руслан Рафат улы Заһитов Татарстан халыклары ассамблеясе яшьләр бүлеге җитәкчесе Тимур Рәфкать улы  Кадыйров белән тиз арада «уртак тел» тапты. Якын арада университет студентлары Татарстан халыклары ассамблеясе проектларына кушылачак.

ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, Стратегик инициативалар буенча ректор киңәшчесе, профессор Олег Дмитриевич Агапов килешү граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә, ерак һәм якын чит илләрдән укырга килгән мигрантлар арасында Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруга, аларда милләтара хезмәттәшлек культурасын үстерүгә ярдәм итә, шулай ук җәмгыятьтә экстремизм, ксенофобия идеяләрен пропагандалауны кабул итмәүгә, Россия Федерациясендә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны булдыруга ярдәм итә, дип билгеләп үтте.

Фото (©) https://addnt.ru/podpisanie-soglashenie-s-kiu-im-v-g-tim

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International