2022 елның 12 маенда, Россия халыкларының мәдәни мирасы елында, Казан шәһәре Совет районының 93 нче гимназиясе базасында, Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган XIX Республикакүләм Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары булып узды. Татарстан Республикасы укучылары һәм укытучылары өчен ел саен үткәрелә торган конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә «2014-2023 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
Укуларның финал этабында Чистай, Питрәч, Ютазы, Алексеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яшел Үзән, Лаеш, Буа, Кукмара, Нурлат, Бөгелмә, Кайбыч муниципаль районнары һәм Казан шәһәре белем бирү оешмаларының 350дән артык укучысы һәм педагогы катнашты.
Укулар барышында тел белеме, рус әдәбияты, тарих һәм мәдәният, туган якны өйрәнү һәм этнология, әдәби иҗат, халык музыкасы, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча 8 секция һәм педагогик секция эшләде.
Катнашучыларның эшләрен жюри әгъзалары – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан фәнни-тикшеренү технология университеты, Мәгарифне үстерү институты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге галимнәре һәм укытучылары, Татарстан Республикасы Милли музее, рәссам Константин Васильевның картиналар галереясе, А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, Казан шәһәренең рус фольклоры үзәге белгечләре, Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы җәмәгать эшлеклеләре бәяләде.
XIX Кирилл-Мефодий укуларының йомгаклау этабында катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Николаевна Рыбакова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Анастасия Исаева, Тимур Кадыйров, Ирина Александровская, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан шәһәре Совет районы буенча мәгариф бүлеге, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре сәламләде.