Казанда, Изге кенәзләр Петр һәм Февронияне искә алу көнендә, Бөтенроссия бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Изге Кирилл Казанский хөрмәтенә чиркәү каршындагы мәйданда, Петр һәм Феврония һәйкәле янында бәйрәм концерты булды.
Чарада Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Россия Федерациясе ФС Дәүләт Думасы депутаты, гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, «Россия мөслимәләр берлеге» рәисе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе Богородица чиркәвенең кафедраль соборы башлыгы Роман Донцов һәм башкалар катнашты.
ТР Иҗтимагый палатасы исеменнән чарада рәис урынбасарлары Анастасия Исаева, Тимур Кадыйров һәм мәдәният буенча комиссия рәисе урынбасары Ирина Александровская катнаштылар һәм сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
«Мин барыгызны да котлыйм! Бүген Кыңгырау чыңы һәм яп-якты кояш! Монда яңгыраган искиткеч матур җыр сүзләре белән әйтәм: « Юлдаш җил сезнең җилкәннәрне, гаиләгез җилкәннәрен тутырсын! Хәерлегә булсын!», — дип мөрәҗәгать итте кунакларга Ләйлә Фазлыева.
Татьяна Ларионова, үз чиратында, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне — искиткеч, гаҗәеп һәм игелекле бәйрәм, дип билгеләп үтте. «Биредә гаилә тормышының серләре белән уртаклаша ала торган өлкән буын вәкилләрен күрү куанычлы. Барлык буын да бәхетле, имин булсын, һәрвакыт җылыта торган, җилкәсен куяр һәм тормышта ышанычлы терәге булырдай икенче яртысы барлыгын белеп яшәсен. Безнең Татарстан-нык гаиләләр Республикасы!» — дип билгеләп үтте ул.
11 гаиләгә «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылды. Алар арасында 2022 елда бергә гомер итүләренең юбилей даталарын - 50дән 70 елга кадәр билгеләп үтүче гаилә парлары.
Гөлшат Нигъмәтуллина, нәкъ менә үрнәк гаиләләрдән яшь парларга кыйммәтле тәҗрибә һәм гореф-гадәтләр тапшырылуын ассызыклады. «ЗАГС органнарына килгәндә, бүген безнең истәлекле көн! Республикада 300 дән артык гаилә берлеге теркәлә. Мин бу гаилә парларының балалар көлүе яңгыраячак нык, бәхетле берлекләр булуларына ышанам!» — дип билгеләп үтте ЗАГС идарәсе җитәкчесе.
Тантанада күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырылды, халык иҗаты буенча балалар өчен мастер-класслар, концерт программасы һәм кенәз Петр һәм княгини Феврония һәйкәленә чәчәкләр салу булды.
Ирина Александровская, үз чиратында, котлауларга кушылды һәм яңа өйләнешүчеләр һәм гаиләләр өчен Петр һәм Феврония һәйкәле белән бәйле яңа традиция барлыкка килүен билгеләп үтте. Ул һәйкәл янына шәһәр кешеләре килә һәм Петр һәм Феврониядән гаилә иминлеге турында сорыйлар, дип сөйләде.
Тантанада шулай ук ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов катнашты.
Чараны ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе оештыра.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 2022 елда билгеләнгән дәүләт бәйрәме. Бу көн традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, балалар һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән.