Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларына республика конкурсы башланыр алдыннан «Бердәмлек» социаль юнәлешле коомерцияле булмаган оешмалар муниципальара ресурс үзәге Кама аръягының 8 районыннан потенциаль катнашучылар өченбелем бирү семинарлары циклын оештырды.
Дәресләр «Актив гражданин мәктәбе» программасы кысаларында уза. Катнашучыларга проект гаризасын әзерләү методикасы һәм мантыйгы турында сөйлиләр, идеянең тормышка яраклылыгын раслый торган төп мәсьәләләрне тикшерәләр һәм конкрет территория өчен проектның социаль әһәмиятенә аерым игътибар бирәләр.
22 июньнән районнарда көндезге семинарлар башланды. Беренче очрашулар Чистай һәм Нурлат муниципаль районнарында узды. Семинарларда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Софья Хәсәнова катнаша.
Семинарлар эшендә шулай ук район башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, иҗтимагый советлар рәисләре, җирле хакимият һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Аларның катнашуы социаль проектлар нигезенә салынган территорияләрнең өстенлекле юнәлешләрен һәм актуаль проблемалы мәсьәләләрен төгәлрәк билгеләргә һәм иҗтимагый инициативалар белән җирле үзидарә органнары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек булдырырга мөмкинлек бирә.
Ресурс үзәге җаваплылык зонасы территорияләрендә эшен дәвам итә. Киләсе семинарлар Кама аръягының башка районнарында планлаштырылган.
Якындагы семинарлар графигы:
|
1 июль, 14:00 |
Алексеевск ш.т.б., «СинЭнергия» яшьләр үзәге |
Есенин ур., 19 |
|
2 июль, 13:30 |
Болгар шәһәре, РМЙ, кече зал |
Пионерлар ур., 19 |
|
3 июль, 14:00 |
Яңа Чишмә авылф, «Чишмәле» яшьләр үзәге |
Советлар ур, 72 |
.png)