2022 елның 24-25 ноябрендә Татарстан Республикасы яшь галимнәренең һәм белгечләренең төбәк иҗтимагый хәрәкәте һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты «Бөек Җиңү варислары» Яшьләр форумы үткәрделәр.
Бүген 2023 елга Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру буенча эксперт сессиясе узды.
Бүген Казанда Россия территориясенә Донецк, Луганск, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кушу хөрмәтенә патриотик митинг-концерт узды.
ТР Иҗтимагый палатасында яшьләрнең Донецк халык республикасыннан кайткан Татарстан волонтеры белән очрашуы узды. Тимур Камалетдинов анда гуманитар миссия составында булды.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында яшьләр патриотик оешмалары активистлары сугыш балалары белән очрашты. Алар яшьләргә балачакларының ничек узуы, аларга нинди авырлыклар кичерергә туры килүе турында сөйләделәр, шулай ук яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
3 июньдә «Минем тавыш» сайлаучылар форумы булды, биредә катнашучылар сайлаучылар белән эшләүнең яңа форматлары турында фикер алыштылар.
2022 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Радий Зарипов Казан шәһәре Вахитов районының 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары чыгарылышын бәйрәм итүдә катнашты.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Радий Зарипов Казан шәһәре Вахитов районының 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе яшь армиячеләрен яшь армия батырлыгы билгеләре һәм Татарстан Республикасында яшь армия хәрәкәте грамоталары белән бүләкләүдә катнашты.
6 май көнне Татарстан Республикасы Ветераннар берлегендә Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Победа один на всех» («Барыбызга да бер җиңү») дип исемләнгән китап-фотоальбомның презентациясе булды.