«Бөек Җиңү варислары» Яшьләр форумы узды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

2022 елның 24-25 ноябрендә Татарстан Республикасы яшь галимнәренең һәм белгечләренең төбәк иҗтимагый хәрәкәте һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты «Бөек Җиңү варислары» Яшьләр форумы үткәрделәр.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Любовь Смирнова, Радий Зарипов, Юлия Кареева катнашты.

Форумны уздыруның максаты студент яшьләренең фәнни-тикшеренү һәм эзләү эшчәнлегенә җәлеп итү, хәрби-тарихи тикшеренүләрне популярлаштыру, хәрби-тарихи тикшеренүләрнең яңа формаларын һәм технологияләрен тәкъдим итү, фәнни һәм эзләү эше тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Форум кысаларында түбәндәге чаралар узды:

  • Яшь тикшеренүчеләрнең «Тарихи хәтер һәм заманча фән: проблемалар, дискуссияләр, яңа карашлар» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы (халыкара катнашу белән);
  • «Сугыш турында бөтен дөреслек: документлар, артефактлар, фото» күргәзмәсен тәкъдим итү;
  • ТР Милли музееның «Витязь» хәрби-тарихи реконструкция клубы чыгышы;
  • «Үзеңнең каһарманыңны табарга» мастер-классы;
  • Конференциянең секция утырышлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International