2022 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Радий Зарипов Казан шәһәре Вахитов районының 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары чыгарылышын бәйрәм итүдә катнашты. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы исеменнән Радий Зарипов 2022 ел чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм гаиләсенә генә түгел, дәүләткә дә, җәмгыятькә дә файда китерә торган тиешле белем алуларын теләде.