ТР Иҗтимагый палатасында яшьләрнең Донецк халык республикасыннан кайткан Татарстан волонтеры белән очрашуы узды. Тимур Камалетдинов анда гуманитар миссия составында булды.
«Минем эшчәнлегем буенча - мин яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнәм- волонтер буларак әлеге вакыйгаларда катнашырга булдым. Әгәр дә син анда булмасаң, барысын да үз күзләрең белән күрмәсәң, вакыйгалар шаһитлары белән аралашмасаң– син нигезле итеп сөйли алмыйсың. Мин анда үз-үзем белән гадел булу киттем», - дип сөйләде «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге» директоры, ТР ДОСААФның «Курс» яшьләр иҗтимагый оешмасы советы рәисе, волонтер Тимур Камалетдинов.
Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә волонтерларның гуманитар миссиясе «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» көче белән тормышка ашырыла. Бөтен илдән Донецк Халык республикасы территориясенә активистлар килә, алар зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә тели.
Махсус операция үткәрүнең беренче көннәреннән үк гуманитар ярдәм күрсәтүче Татарстан да искәрмә түгел. Татарстаннан беренче волонтерлар арасында Тимур Камалетдинов та бар иде.
«Башта волонтерларның барысы да Мәскәүгә килде, ә аннан 40 кешедән торган волонтерлар төркеме белән безнең автобус Мариупольга китте. Без шәһәргә 17 майда килдек, ике атна булып, 31 майда Мариупольдән киттек. Шәһәргә без МГЕР ирекле төркеме һәм «Волонтерлык ротасы» составында килдек», - дип аңлатты волонтер.
Аның сүзләренә караганда, Донецк Халык республикасы территориясендә волонтерларның төп бурычы – гуманитар миссия. Биредә «Бердәм Россия»нең гуманитар үзәкләре урнашкан, анда волонтерлар азык-төлекне бушатуда катнашалар, шулай ук җирле халыкка турыдан-туры ярдәм күрсәтәләр. Халыкның киң таралган үтенечләре арасында: шәһәрне ташлап, Россиягә киткән кешеләрнең торагыннан кирәк-яракларын алып килү, төзеклеген тикшерү.
«Хәзер волонтерлар ярдәме бик кирәк. Нәрсә генә булмасын- бу сугыш булып узган шәһәр. Казанда волонтерлар бик кирәк, Донецк Халык Республикасының активистларга ни дәрәҗәдә мохтаҗ булуын күз алдына китерәсезме. Эш һәрвакыт бар иде. Һәрвакыт үтәлергә тиешле бурычлар булды. Без күбрәк ярдәм иткән саен, халыктан теләк-үтенечләр дә күбрәк булды», - дип уртаклашты Камалетдинов.
Шулай ук активистлар Мариупольдә әти-әниләре белән бергә яшәргә калган балалар белән эш алып баралар. Алар өчен футбол буенча тренировкалар үткәрәбез. Аларның үз инициативалары буенча, хәтта баскетбол буенча чемпионат та уздырдык», - дип өстәде волонтер.
Азык-төлек, кием-салым һәм тыныч халыкка ярдәм күрсәтүдән тыш, шәһәрдә гражданнар инфраструктурасын торгызу буенча актив эш алып барыла.
«Без шәһәрдән киткән вакытта анда актив рәвештә торгызу эшләре алып барылды. Шәһәргә бик күп Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы техникасы килде, ул җимерекләрне сүтү һәм ватылган техниканы чыгару белән шөгыльләнде. Шулай ук бинаның җимерелүенә бәя бирү белән шөгыльләнүче хезмәтләр дә бар иде. Тулаем алганда, шәһәрне мөмкин кадәр тизрәк нормаль тормыш рәвешенә кайтару буенча эш бик төгәл оештырылган», - дип ассызыклады Камалетдинов.
Активист сүзләренә караганда, бүген Донецк Халык республикасы территориясендә волонтерлык эшчәнлегендә катнашу куркынычы бик аз. «Хәзер анда сугышлар юк инде, башы белән уйламыйча керергә ярамый торган җиргә килеп керүчеләр өчен генә куркыныч бар. Гомумән алганда, анда булган гуманитар миссия җитәкчеләре хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен барысын да эшли», - дип ышандырды ул.
Очрашуда катнашучылар Донецк Халык республикасы территориясендә волонтерлык эшенең мөмкин кадәр күбрәк детальләрен белү өчен күп сораулар бирделәр.
«Бу яшьләрнең активистлар эшенә кызыксынуларын күрсәтә», - диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.
«Чараның мондый форматын дәвам итәргә кирәк, чөнки волонтерлар безнең ярдәм итәргә булган омтылышыбызны тагын да арттыралар, чөнки алар кешеләрнең нинди авыр шартларда булуларын үз күзләре белән күрүчеләр. Шуңа да карамастан, алар омтыла һәм дөнья турында уйлыйлар. Берни дә янамый торган дөньяда», - дип өстәде ул.