Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы (авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга медицина һәм мәгариф, мәдәният һәм социаль ярдәм өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган волонтерлык хәрәкәтләре, ирекле һәм иҗади берлекләр, оешмалар) иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
10 февральдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эгидасы астында Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фондында Татарстан Республикасы Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе һәм социаль эшмәкәрлек вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе белән багланышлар һәм социаль предприятиене аякка бастыру мөмкинлекләре темасына түгәрәк өстәл узды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Азат Гайнетдинов комиссия әгъзалары Альберт Зарипов һәм Илнур Сәетдинов белән берлектә 2 нче төзәтү колониясендә булды.
Бүген җылы һәм дустанә шартларда Татарстан Республикасы ИКК рәисе Азат Гайнетдинов һәм Волгоград өлкәсе ИКК рәисе Вадим Чередникның эшлекле очрашуы узды.