Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Азат Гайнетдинов видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле кысаларында тикшерү эксперт сессиясендә катнашты.
Ел ахырына кадәр экспертлар халык белән берлектә ведомствоның иң мөһим юнәлешләрен һәм эш индикаторларын 2023 елга билгелиләр. Килгән тәкъдимнәр эксперт сессиясендә җентекләп тикшереләчәк, аннары Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак һәм ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылачак. Республика халкының тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирү генә түгел, үз вариантларын тәкъдим итү мөмкинлеге дә булачак.
Тавыш бирү йомгаклары буенча күпчелек тавышларны җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр сайланачак. Киләчәктә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшенең киләсе елга биштән алып җидегә кадәр приоритетлары билгеләнәчәк. Моннан тыш, куелган куелган бурычларны гамәлгә ашыру буенча мәҗбүри гавами хисап бирү каралган.