25 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Илнур Сатдинов һәм ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Гөлия Балафендиева Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең вакытлыча тоту изоляторында һәм Махсус кабул итү урынында, шулай ук «Комсомольский» һәм «Автозаводский» полиция бүлекләрендә булдылар.
24 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары Гөлия Балафендиева һәм Марсель Дәүләтшин Россиянең Татарстан Республикасы буенча УФСИН идарәсенең 2 нче төзәтү колониясендә булдылар. Визит барышында хөкем ителүчеләрнең сәламәтлек саклау һәм медицина ярдәмен ала алу хокуклары үтәлү тикшерелде.
19 июньдә Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе вәкилләре катнашында туры линия үткәрелде. Чара иректән мәхрүм итү урыннарындагы гражданнар, шулай ук аларның туганнары өчен мәгълүматның ачык һәм аңлаешлы булуын тәэмин итү максатларында оештырылган.
2025 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары Илнур Сатдинов һәм Александр Дмитриев Казан шәһәренең 1 нче номерлы тикшерү изоляторында булдылар.
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә төбәкнең пенитенциар ведомство башлыгы эчке хезмәт генерал-майоры Эдуард Хиалеев һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Азат Гайнетдиновның уртак кабул итүләре булды.
Татарстан Республикасының Иҗтимагый күзәтү комиссиясе, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы экспертлары булган Илнур Сатдинов һәм Гөлия Балафендиева составында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча полиция бүлекләрендә тоткарланган кешеләрнең хокукларын үтәү шартларын тикшерделәр.
2022 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе утырышы булды, анда 2021 елга нәтиҗәләр ясалды, 2022 елга эш планнары билгеләнде. Утырышта ТР буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе, ТР Эчке эшләр министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы мәҗбүри тоту урыннарындагы мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге Татарстан Республикасы буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарасе белән берлектә Казан шәһәренең 1 нче төзәтү үзәгендә хөкем ителгән хатын-кызларны котлады.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясенә Эчке эшләр министрлыгы компетенциясенә кертелгән мәҗбүри тоту урыннарында булган гражданнарның туганнары яисә якыннары мөрәҗәгатьләре килә. Шулай итеп, Иҗтимагый күзәтү комиссиясе мөрәҗәгатне тикшерү максаты белән Казан шәһәренең административ кулга алынган затларны тоту өчен махсус кабул итү бинасында булды. Чарада шулай ук Сатдинов Илнур һәм Зарипов Альберт катнашты. Алар административ кулга алынган затлар белән әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук махсус кабул итү бинасы администрациясе белән очрашу үткәрелде.
ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе 2 нче тикшерү изоляторында тикшерү вактында кулга алынучыларны һәм хөкем ителгәннәрне тоту шартларын тикшерде.